Юлдаш. Вести
+10 °С
Облачно
Все новости
Творчество
19 Января 2023, 14:00

Язмыштан узмыш юк дисәләр дә...

ТОРМЫШЧАН ТАРИХ

Алтын көз аенда, отпуск вакытында, дөнья мәшәкатьләреннән беразга арынып, сәламәтлегемне ныгыту һәм рәхәтләнеп ял итү теләге белән үзебезнең республикадагы шифаханәләрнең берсенә юлландым. Хезмәтләндерү сыйфатының югары дәрәҗәдә булуы, медицина персоналының ял итүчеләр белән игътибарлы, ягымлы аралашуы күңелгә хуш килде. Әлеге дәвалану учреждениесендәге искиткеч уңайлы шартлар, заманча җиһаз-корылмалар, әйләнә-тирәдәге чисталык һәм пөхтәлек таң калырлык иде. Инде сентябрь ае булуга карамастан, клумбалардагы хуш исле чәчәкләрнең җәйгечә, күзнең явын алып, балкып утыруы, һавага ургылган гаҗәеп фонтаннардагы су тамчыларының көзге кояш нурында көмешсыман ялтыравы күзләрне иркәли, күңелдә гаҗәеп соклану тойгысы уята. Дәвалану һәм туклану да искитмәле, бер сүз белән әйткәндә, чит илләрдәге данлыклы курортларың бер якта торсын!..
Беренче көнне биредәге көн тәртибе белән җентекләп таныштым да, җай гына ял итә башладым. Кояшлы, аяз көннәрне төшке аштан соң фонтан янындагы эскәмияләргә чыгып утырып, салкынча саф һава сулыйлар һәм дөнья хәлләре турында гәпләшәләр икән монда. Көзге чор булгангадырмы, ял итүчеләрнең күпчелеге урта яшьтәге кешеләр, араларында бик тыйнак һәм оялчан гына бер әбекәй дә бар. Мин аңа башта ук игътибар иттем: ул әңгәмәгә бөтенләй кушылмый, сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап, кайчагында нигәдер боегып, күз карашларын бер ноктага төбәп, уйланып тик утыра.
Шул вакыт, әмәлгә тәңгәл, телевизордан Болгариянең бөек белемчесе һәм күрәзәчесе Ванганың тормыш юлын чагылдырган «Вангелия» киносериалы башланып китте. Ул безнең «сүз базарын» тагын да җанландырып, баетып җибәрде. Кемнәрдер искиткеч кодрәткә ия булган шул серле карчыкны һушы китеп мактый, ә кайберәүләр исә: «И-и-и исегез киткән икән, шарлатан гына булган бит ул!» - дип бетереп, юкка чыгарып ташларга да тайчанмый.
– Юк, сез дөрес сөйләмисез, чөнки мин үзем моннан бик күп еллар элек Ванга янында булдым, аның нинди кеше икәнлеген яхшы беләм! - дип теге уйчан әбекәй шулчак телгә килмәсенме!..
– Үзең бер дә күрмәгән һәм бөтенләй белмәгән тылсым иясенә ничек шулай кара ягып була икән?.. Соң аз гына булса да Ходайдан оялырга, куркырга кирәк, зур гөнаһ бит бу! - дип ачуланып, ул безнең яннан китеп барды. Беразга шомлы, авыр тынлык урнашты. Аннары арадан илле яшьләр тирәсендәге бизәнгән-төзәнгән бер ханым:
– Картайгач өлкән яшьтәге кешеләргә сабыйлар акылы керә инде ул, минем әнием дә кайвакыт юк-барга бәйләнеп, шулай кызып китә, - дип елмаеп әйтеп куйды.
Кичләрен «Вангелия» киносериалын караган саен, теге әбекәйнең сүзләре ныграк уйландырды мине. Көннәрдән бер көнне фонтан янындагы эскәмиядә аның үзен генә очраттым да:
– Гафу итегез, Сез кайчандыр Ванга янында булдым, дип әйткән идегез, зинһар өчен, миңа шул очрашу турында җентекләбрәк сөйләгез әле! - дип җай гына сүз башладым. Үтенечемне ишеткәч, ул сагаеп калды, аннары:
– Минем исемем Хәлимә, сиңа Хәлимә инәй булам, - диде үзе белән таныштырып. – Әйе, моннан бик күп еллар элек ерак Болгария иленә сәфәр кылырга туры килгән иде шул миңа. Дөресрәге, ул чакта бар дөньяга танылган күрәзәче һєм белемче Ванга янына барырга ачы язмышым мәҗбүр итте. Табигате, холкы белән Ванга түти бик итагатьле, тыныч, гадел, гади кеше, ләкин шул ук вакытта бераз тәкәббер һәм кырыс та. Миңа калса, әлеге киносериалда актриса Елена Яковлева аның образын тулысынча ачып сала алмый, чөнки Ванга җир йөзенә Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән кабатланмас, бердәнбер, серле, бөек зат ул!
Бу сүзләр мине тәмам аптыратты. Хәлимә инәйнең фикерләве хәйран калырлык иде, ни әйтергә дә белмичә аңа карадым да тынып калдым. Ә ул миңа гүя бөтенләй игътибар итмәгәндәй салмак кына дәвам итте:
– Дөрестерме, юктырмы, Аллаһы Тәгалә үзенең яраткан бәндәләренә сынауны өеп бирермен, дигән. Ходай мине дә үз иткәндер инде, күрәсең, чөнки бу дөньяда яшәгәндә бик күп киртәләр аша узарга, утлар, сулар кичәргә туры килде, кыскасы, язмышым балан җимешеннән дә ачырак булып чыкты минем, - дип авыр көрсенеп куйды ул һәм кайнар күз яшьләрен чигүле ак кулъяулыгы белән сөртеп алды. Шундый итагатьле, уйчан әбекәйнең күңел яраларына саксыз кагылуыма кыенсынып, гафу үтенү өчен авызымны ачыйм гына дигәндә ул миңа сынаулы караш ташлады да:
– Ә телисеңме, мин сиңа үземнең язмышым турында сөйлим, күңелем дә, бәлки, бушап калыр, - диде.
Мин ризалыгымны белдереп баш кактым. Хәлимә инәй эскәмиягә җайлабрак утырып, көзге чагу кояш нурларына чагылган күзләрен бераз кыса төшеп, тәфсилләп сөйли бирде:
– Яшь чагым, кыз чагым иде ул вакытта. Туган авылыбыздагы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, үз көчем белән башкаладагы медицина институтына укырга кердем. Безнең белән бер группада Украинадан килгән Максим исемле бик ыспай, зыялы егет тә белем алды. Э-э-эх, студент еллары хәтердән мәңге җуелмас, күңелле чор бит ул!.. Мин шул матур сын-сыйфатлы чибәр егет белән биш ел дәвамында дуслашып, аралашып йөрдем, укуыбыз ахырына якынлашканда кулымны сорап, ул миңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин исә, юләр кызыкай, газиз туган төягемнән, яраткан әткәй-әнкәемнән мәңгелеккә аерылып читкә китүдән куркып, аннан баш тарттым. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулыма кызыл диплом алдым да, үзебезнең район үзәк дәваханәсенә табиб-терапевт булып эшкә кайттым. Максимны өзелеп яраткангамы, озак вакыт оныта алмый йөрдем әле аны.
Бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр белән гомер еллары бер-бер артлы сизелми дә узды. Тора-бара беренче мәхәббәтемә карата булган сөю хисләре дә сүрелде. Дәваханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләп йөргән, кайчандыр Әфганстанда батырларча хезмәт итеп кайткан Рәшит исемле бик акыллы, тыйнак, уңган егет белән таныштым. Ярты еллап дуслашып йөргәч, өйләнештек. Уйлап карасаң, ул чакта дөньяда бездән дә бәхетле пар юк иде кебек!.. Бер елдан соң уртак тормышыбызны тагын да ямьләп улыбыз Илдар, аннары кызыбыз Алина туды. Гаиләбез ишәйгәч, чыгымнар да артты, шунлыктан җәмәгатем дәваханәдәге водитель эшен калдырып, Себер тарафларына юлланды. Көзге, кышкы, язгы айларда сабыйларыбыз балалар бакчасына йөрде, ә җәйгелектә аларны калдырыр урын юк иде. Үзем көнозын эштә булганлыктан, бер җәйне мин улым белән кызымны, хәләл җефетемә хәбәр итеп тормый гына, авылда яшәгән әнкәем янына кайтардым. Ул карт иде инде: күзләре дә юньләп күрми, аякларының да рәте юк. Әнкәем, мәрхүмә, балаларыбызны – йөрәк парәләребезне карап җиткермәгән, күрәсең: көннәрдән бер көнне газизләрем икесе берьюлы авыл янындагы камышлы, түгәрәк, тирән күлдә батып үлгәннәр. Бу коточкыч хәбәрне ишеткәч, мин һушымнан яздым, аңыма килгәндә ирем Себердән кайткан, сабыйларыбыз җир куенына тапшырылган иде инде.
Күзләремне ачып җибәрүгә шундый тыныч, басынкы холыклы Рәшитем, явыз карчыгадай өстемә ташланды: аның рөхсәтеннән башка балаларны авылга кайтарган өчен тетмәмне тетте, ахыр чиктә аларның үкенечле үлемендә үземне гаепләде. Бүгенгедәй хәтеремдә: ул көнне ирем башкача бер авыз сүз дә дәшмәде, уйланып, сөмсөре коелып йөрде-йөрде дә, кичке якта ванна бүлмәсенә кереп бикләнеп, үз-үзенә кул салды. Шулай итеп, газиз балаларыбызның аянычлы үлеменән соң, гаиләнең ышанычлы, ныклы тоткасы булган әтиләрен дә җирләдек. Күтәрә алмаслык авыр кайгыга чыдый алмыйча, бу якты дөньяда бер генә минут та яшисем килми иде минем!.. Нәкъ шулчак, җаныма дәва алыр өчен һәм киләчәк язмышымны белергә дип, Ванга янына барырга уйладым.
Ул вакытта СССР заманы, ил чиген ничек кирәк алай үтеп, мең газаплар белән Болгариягә барып җиттем. Нәкъ әлеге кинофильмда күрсәтелгәнчә, белемченең Петриче шәһәрендә урнашкан гаҗәеп матур, зур йорты янында халыкның иге-чиге юк иде. Ниһаять, кабул итү чиратым җитеп, Ванга янына кергәндә, тәнемне генә түгел, хәтта җанымны ниндидер куркыныч шом биләп алды, ул халәтне сүзләр белән генә аңлатырлык түгел иде. Кереп, көзге ачы җилдә җилфердәгән сары чаган яфрагыдай калтырана-калтырана каршысына барып утырдым да, инде соравымны бирим генә дигәндә, ул шундый кырыс тавыш белән:
– Яшь чагыңда нигә ялгыштың соң, Максимның тәкъдимен ни өчен кабул итмәдең?!! - дип кычкырды. Мин исә берничек тә җавап кайтара алмадым, чөнки кайгы угы кадалганнан соң корып югалган кайнар күз яшьләрем кинәт пәйда булып, язгы ташкын вакытында ярсып аккан елгадай бертуктаусыз түгелә иде. Бераз тын торгач, белемче карчык сүзен дәвам итте:
– Адәм балалары дөньяга килгәндә аларга тәкъдир белән бергә гомер юлын сайлау хокукы да бирелә шул. Әйе, әйе, яшәү дәверендә, җиде юл чатында адашып, икеләнеп калган мәлләрдә, гомер юлын йөрәк кушуы буенча сайлау хокукы! Дөрес сайладыңмы – тормышың бәхетле булачак, хаталандың исә, ачы язмышка дучар булуыңны көт тә тор! Менә син дә Максим белән кавышкан булсаң, бик бәхетле яшәр идең дә бит, - диде ул авыр сулап. Аннары, мине кызганып булса кирәк, ярсуын баса төшеп һәм тавышын бераз йомшартып:
– Ярый, алай үз-үзеңне ашап, артык бетеренмә, картлыгың, һичшиксез, матур булачак синең! Бертуган сеңлеңнең улы үз әнкәсен карагандай тәрбияләячәк үзеңне! - дип тынычландырырга кереште.
Мин чыгарга кузгалгач, ул ярдәмчесенә янә катгый итеп:
– Бу бичара хатын адәм баласы күтәрә алмаслык, таудай кайгы кичергән, аннан акча алмагыз, - дип боерды. Зур рәхмәт әйтеп һәм кайнар күз яшьләремне сөртә-сөртә, көч-хәл белән мин чыгып киттем.
Шул урында безнең әңгәмәне көр күңелле ял итүчеләрнең шау-шулы компаниясе бүлде. Мин Хәлимә инәй белән саубуллаштымда, шифаханә корпусына таба юнәлдем. Салмак кына атлап барганда:
– Менә сиңа мә! Язмыштан узмыш юк дисәләр дә, бар икән ул узмыш, бар икән!.. - дип уйландым.

Автор:Рафиль Саматов  
Читайте нас: