Юлдаш. Вести
+17 °С
Дождь
Все новости
Творчество
18 Января 2023, 11:05

Ә мин сине һаман көтәм әле...

(Мәхәббәт тарихы, геройларның исемнәре үзгәртеп алынды)

Заһирның кичә түгәрәк юбилее булды, кем әйтмешли, зурдан кубып билгеләделәр, барысы бергә аяк терәп бәйрәм иттеләр. Сый-нигьмәттән сыгылып торган мул табын артына җыелган якыннары, туганнары, күрше-күлән һәм дус-ишләре ихлас күңелдән котладылар үзен. Хөрмәтле юбилярга кемузардан изге теләкләрен җиткерделәр, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар, дәртле-моңлы җырлар җырладылар, яшь чактагыдай талпынып, җилдәй бөтерелеп биеделәр, шаян уеннар уйнадылар, бер сүз белән әйткәндә, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Әлеге гаилә бәйрәме алтынчы дистәсен ваклаган, кырыс холыклы, аз сүзле, җитди ир-узаман Заһирның күңеленә хуш килде. Икенче көнне иртән йокыдан торып, ванна бүлмәсендә салкын су белән юынганда, юбилей кичәсендә булган кызыклы мәлләрне ягымлы елмаеп һәм хәтта бераз көлемсерәп хәтеренә төшерде ул. Тукта, чү! Кичә бит аңа: «Кадерлебез, сиңа монда билгесез бер сәер кыздан да бүләк бар, тик ул үзе бәйрәм табынына килергә нигәдер оялган», - дигәннәр иде түгелме соң? Әйе, әйе, нәкъ шулай дип әйтүләре аның хәтерендә уелып калган.
Яхшылап юынганнан соң, Заһир аш-су бүлмәсенә керде, ә анда хәләл җефете Фәүзия иртәнге чәйне өлгертеп тә куйган. Ирен күргәч, ул, гадәттәгечә, ягымлы елмаеп:
– Әйдә, сөеклем, чәй табынына рәхим ит! Башкаең бераз авыртып тора бугай, аны көйләп җибәрергә кирәк, - диде дә, кеткелдәп көлә-көлә бәллүр рюмкага зәм-зәм суы койды. Чәйләп-мәйләп алгач, Заһирның күңеле янә күтәрелде һәм ул кичәге теге сәер кыздан килгән бүләк турында кызыксынды.
– Кичә ни, беркем дә куна калучы булмагач, өйне җәһәт кенә җыештырдым да, бүләкләрне кунак бүлмәсенә чыгарып куйдым. Хәзер бергәләп, иркенләп карарбыз аларны, - диде хатыны кояштай көләч елмаеп. Әйе, Заһир тормыш иптәшеннән уңды дисәм, һич хата булмас, мөгаен. Чөнки ул гомере буе шундый булдыклы, уңган, егәрле булды, сөекле иренең күзләренә генә карап яшәде. Менә алар икәүләп кунак бүлмәсенә уздылар һәм бүләкләрне барлый башладылар.
– Кая әле, кая, теге кызыйның бүләген күрсәт әле син миңа иң башта, - диде Заһир, сабый баладай түземсезләнеп. Хәләле Фәүзия аның алдына зур гына бандероль китереп куйды. Серле бүләкне күрүгә ирнең кызыксынуы тагын да арта төште һәм ул бандероль тышына язылган адресны укырга кереште. Я Ходай! Суфиянова Зөлфиядән диелгән түгелме соң анда?.. Заһирның тәне эсселе-суыклы булып китте, йөрәге күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып ярсып тибә башлады. Каз тешедәй тигез, матур хәрефләр белән язылган әлеге юллар аны үз тормышында моннан дүрт дистә ел элек булып узган, инде куе, зәңгәр томаннар артында җуелып калган хәл-вакыйгаларны кабат тергезергә, йөрәк түренә яшерелгән сагынычлы хатирәләрне яңартырга мәҗбүр итте.
...Узган гасырның 1970 еллары була ул чакта. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаган бер төркем егетләр һәм кызлар шәһәргә һөнәри белем алырга юллана. Ләкин арадан берничәсенә генә имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортына керү бәхете елмая. Заһир исә йөрәк кушуы буенча радиотехника техникумын сайлый, беренче сентябрьдән аның өчен дә күңелле һәм катлаулы студент тормышы башлана. Ямьле табигать кочагында урнашкан тып-тын авылда туып-үскән балаларга шау-шулы, ыгы-зыгылы шәһәр мохитенә ияләшү авыр булса да, тора-бара барысына да күнегәләр. Лекцияләргә йөрү, тулай торакта көн итү – боларның һәммәсе дә урта-һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларына күптән түгел генә укырга кергән студентларның берничә ел буена дәвам итәчәк төп яшәү рәвешенә әйләнә. Заһир укыган техникумда белем алучыларның күпчелеге ир-егетләр булуга карамастан, бар җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Тулай торактагы кырыс холыклы, таләпчән комендант түтинең дә законы үз кулында була: тәртипне ул нык тота, студентлар аның кычкырып дәшүеннән бигрәк, гәүдәне гүя үтәли тишеп керердәй зәһәр күз карашыннан да шөрлиләр.
Сизелмичә берәм-берәм көннәр уза. Беренче курста укыганда фән тавына үрләве бик читен булса да, икенче курста инде белем алу бераз җиңеләя. Заһир һәм аның иптәшләре кичләрен кинога яки кызлар янына бару кебек дөнья ләззәтләрен татый башлыйлар. Шулай, көннәрдән бер көнне, кинотеатрга баргач, Заһир педагогия университетында укып йөргән Зөлфия исемле кызыкай белән таныша. Янәшә утырып сөю темасына багышланган кинофильм караганда аларның күңелендә хисләр бураны бөтерелә, йөрәкләрендә нәкъ шул кинокартинадагы гөлбакчада үскән, иртәләрен чык тамчыларына коенып, кояш нурларында җемелдәп, балкып утырган нәфис роза чәчәкләредәй гаҗәеп матур беренче саф мәхәббәт бөреләнә.
Кинофильм тәмамлангач яшьләр үз тәэссоратлары белән уртаклашып, сөйләшә-көлешә кайтыр юлдан атлый. Егет кызны ул яшәгән тулай торакның ишеге төбенә кадәр озатып куя. Иртәгәсе көнне янә очрашырга сүз куешып, бер-берсеннән аерылырга теләми генә хушлашалар. Шул вакыттан башлап алар гел бергә була: кинога, спектакльләргә йөриләр, студент бәйрәмнәрендә, төрле кичәләрдә катнашалар, хәтта туган көннәрен дә бергәләп билгелиләр.
Гомер – агымсудай, тын гына агыла да, агыла. Күңелле студент еллары күз ачып йомган арада уза. Заһир техникумда укуын уңышлы тәмамлап, хәрби хезмәткә чакырыла һәм туган авылына кайтып тормый гына, үзе дүрт ел гомер кичергән тулай торакта кечкенә мәҗлес оештырып, армиягә китә. Егәрле, яшь егетне үзенең сөйгән яры, дөньядагы иң якын, иң газиз кешесе – Зөлфиясе республикабыз башкаласында урнашкан җыелу пунктыннан тимер юл вокзалына кадәр озата бара. Кызыйның күңеле алдан нидер сизенгәндер инде, күрәсең, хушлашканда ул сөеклесенең бераз йончыган, борчулы йөзенә карап, күз яшьләре аша: «Исән-сау гына йөреп кайт, Заһирым, ярыймы! Мин сине гомерем буена көтәргә дә риза!» - дип әйтә. Яшьләр кайнар хис-тойгыларын ап-ак дәфтәр битләренә түгеп ике ел буена хат алыша, мәңге аерылышмаска, гомергә бергә булырга бер-берсенә вәгъдә бирәләр.
Озакламый Заһирның армия хезмәте тәмамлана һәм ул канатланып туган авылына кайта. Өйдәгеләр сагынып, колач җәеп каршылый егетне. Солдат кайткан көнне барлык туганнары һәм якыннары җыелып, очрашу мәҗлесе оештыралар. Заһирның әнисе Мәгърифә түти кич кырын үзләрендә үтәчәк гаилә бәйрәменә күршедә генә яшәгән, авылларындагы кибеттә сатучы булып эшләгән Фәүзия исемле кызны да чакыра. Бихисап газап-михнәт кичергән ана кунаклар табынга җыелып бетүгә җай гына сүз башлый:
– Балаларым, якын туганнарым! Бүген без сөекле улым – Заһирымны армиядән каршылау мәҗлесенә җыелдык. Мин аны дүрт ел дәвамында шәһәрдә белем эстәп йөргән вакытта, аннары ике ел буена хәрби бурычын үтәгәндә – җәмгысе алты ел зарыгып көттем. Гаиләдә төпчек малай буларак, төп нигез аңа тиеш. Сезнең фикерегез, бәлки, башкача булырга мөмкин, ә мин исә Заһирның Фәүзиягә өйләнеп, аларның авылда, үз янымда яшәүләрен телим. Әнкәсенең мондый көтелмәгән сүзләрен ишеткәч, Заһирның һушы алына, аяклары астында гүя җир убылгандай була, бер мәлгә ул бөтенләй югалып кала. Ничек инде тиктомалдан, үзенең бертуган сеңлеседәй күргән, балачакта бергә уйнап үскән Фәүзиягә өйләнергә тиеш әле ул?.. Аның бит мәңге бергә булырга вәгъдәләшкән сөйгән кызы – Зөлфиясе бар!..
Еллар уза. Мәгърифә түти үз сүзен бирә торган карчыклардан булмый. Аның дуамаллыгы барыбер җиңә: Заһирны, ай-ваена карамый, башта күмәк хуҗалыкка эшкә урнаштыра, ә инде улы тир түгеп, бераз акча эшләп алгач, кыстап, көчләп Фәүзиягә өйләндерә. Бактың исә, монда булачак бианай белән килен арасында алдан төзелгән яшерен килешү булган икән: чая кыз Фәүзия юхаланып, күчтәнәчләр алып, Мәгърифә түти янына бик еш кереп йөри. Ул үзен кызганырга мәҗбүр итеп: «Мин Заһир абыйны өзелеп сөям, бу дөньяда ансыз яши алмыйм! Күрше апакаем, безгә кавышырга бары тик син генә ярдәм итә аласың инде», - дип, бертуктаусыз балавыз сыга. Ана кеше исә кызыкайны тынычландырып, аның дефицит товарларына алданып, ярдәм кулы сузарга вәгъдәли, Фәүзияне киләчәктә һәммәсе дә ул уйлаганча булачагына ышандыра. Авылдагы почта бүлекчәсе хезмәткәре белән дә сөйләшеп килешә: ул инде, Мәгърифә түтинең үтенече буенча, Зөлфия белән Заһир арасындагы мәхәббәт хатларын, кеше күзенә чалынганчы, шунда ук вак кисәкләргә ерткалап, чүп савытына ташлый. Заһир исә: «Зөлфия хатларыма җавап язмый, миңа тәмам ачуланды, ахры һәм бөтенләй онытты бугай үземне», - дип акрынлап язмышына күнә. Шул рәвешле, тормыш агымына оңгай гына йөзәргә була. Ихлас аралашучан, бар катлы егет тора-бара аз сүзле, кырыс холыклы ир-узаманга әверелә, үз-үзенә бикләнә, кайвакыт бөтенләй тын калып, бер ноктага текәлеп, тирән уйга чумып утыра.
Туй ясап кавышкач, яшь гаилә пары күпмедер вакыт төп йортта әниләре белән бергә яши. Аннары район үзәге булып исәпләнгән эшчеләр поселогына күченәләр. Заһир белән Фәүзия икесе дә үз һөнәрләре буенча эшкә урнаша, җитеш, мул тормышта матур гомер кичерәләр, балалар тәрбияләп үстереп, үзаллы, зур тормыш юлына чыгаралар.
Заһир шулай бер ноктага текәлеп, узган гомерен барлый-барлый, якты, матур хатирәләргә бирелеп утырганда, көтмәгәндә кинәт хәләл җефетенең яңгыравыклы тавышы ишетелә:
– Нәрсә, сөеклем, сәер бүләккә карадың да катып калдың? Әйдә, ачып карыйк әле, нәрсә җибәрде икән сиңа ул серле кызый?..
Бандероль кабын ачуга, андагы төргәкләр арасыннан идәнгә бер хат килеп төшә. Заһир аны кабалана-кабалана кулларына алып, йотлыгып укый башлый:
«Саумы, Заһир! Истәлекле гомер бәйрәмең - күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйм! Корычтай ныклы сәламәтлек, бәхетле, озын гомер, дөньяның бар яхшылыгын телим. Исеңдәме икән, кайчандыр без дә, синең белән бергә, туган көннәребезне шулай күңелле итеп үткәрә идек?.. Минем өчен чын-чынлап онытылмаслык күркәм бәйрәмгә әверелә иде алар! Шуңа күрә 60 яшьлек олуг юбилеең белән котларга булдым әле үзеңне. Сагынычлы сәлам хатлары язып, ягымлы, нурлы йөзеңне тагын бер генә тапкыр булса да күрергә тилмереп, өметләнеп яшәсәм дә, кызганычка каршы, тормыш үзенекен итте. Шулай булуга карамастан мәхәббәтебезгә тугры калдым мин, сөеклем. Тик син генә күңелеңнән бик тиз сызып ташладың шул үземне... Ә мин оныта алмадым, һәрвакыт сине генә уйлап яшәдем, шуңадырмы сикәлтәле, бормалы тормыш юлыннан ялгызым гына үттем... Синең хакта һәрчак кызыксына идем, язмышың, тормышың турында барысы да билгеле миңа. Ярый, хуш, исән-сау һәм бәхетле бул! Мин сине әле тагын ун, егерме ел, хәер, алай гына да түгел, хәтта гомерем буена көтәргә ризамын...» - дип язылган була ул дулкынландыргыч хатта.

Автор:Рафиль Саматов  
Читайте нас: