Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең иң кирәге сез.
Әни... якты кояшка тиң, иң кадерле кеше. Дөньяда бәлки шулкадәр якын, ягымлы, ярдәмче кеше юктыр. Кеше кайда гына булса да, ни эшләсә дә, иң кирәк урын – әни янында, туган йортта. Ничә яшьтә булса да, һәркем үкереп елаган вакытта әнинең юатучы йомшак кулларын хәтерли. Башны сыйпап, бишек җырларын көләүче, кайгы-шатлыкларны уртаклашучы, гомер таянычы ул әни. Һәрберебез өчен иң кадерле, иң яхшы, иң матуры, гомумән, тормышта иң әһәмиятле кеше.
“Әни, әнием” - дип назлап әйтәбез дә, күңелебездәге бөтен хис-кичерешләребезне шул гади сүзгә салабыз. Ә бит шушы өч хәрефтән торган сүзне күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы белән әйтәбез!
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында әниләр көне аерым урын алып тора.
Без дә "Әниләр көнен" үзебезнең Дүртөйле шәһәренең 12 нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасында зурлап үткәрдек.
Бәйрәмнең максаты – хатын-кызга сакчыл караш традицияләрен хуплау, гаилә нигезләрен ныгыту, безнең тормышта төп кешенең – әнинең әһәмиятен аеруча билгеләп үтү.
Бәйрәмездә һәрбер бала әнисенә багышлап шигырь сөйләде. Үзләренең кечкенә булган моңлы тавышлары белән яратканнарына жыр бүләк иттеләр. Әниләр өчен бик күп уеннар әзерләнгән иде: "Үз сабыеңның портретын ", "Йомшак кулларыннан танып бел" һәм башкалар. Ә балаларыбыз әниләренә тәмле итеп иртәнге ашларын әзерләп сыйладылар. Үзләренең бүләкләрен дә тапшырырга онытмадылар.
Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый. Нәкъ әниләр көнендә үз балаларына мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык аналарга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Тик нинди генә җылы сүзләр әйтмәсәк тә, җитмәс төсле... Әниләр көне – искиткеч көн. Безнең һәрберебез әниебезне искә төшерергә, аңа шалтыратырга, бәлки янына кайтып, аны котларга, аның сәламәтлеге һәм кәефе ничек булуы белән кызыксынырга тиешле көн!
Сабыр һәм түземле, боз эретерлек җылы сүзле, авыр вакытларда арканы сыйпаучы йомшак куллы, бала өчен кайгырып, төннәрен күз йоммаучы әниләребез, сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Безгә биргән чиксез мәхәббәтегез, назыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!
Дүртөйле шәһәре 12-нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасы тәрбияче Хакова Эльвира Рифгәт кызы.