Юлдаш. Вести
+2 °С
Облачно
80 лет Победы
Все новости
Общество
18 Марта , 09:30

Дүртөйле шәһәренең “Әхәд” мәчете ишекләрен ачты

Әлһәмдүлиллаһ, 2024 елның сентябрь аенда Дүртөйле шәһәренең Чеверев урамындагы яңартылган «Әхәд» мәчете нигезендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде.

Изге Рамазан ае тәмамланып килә. Айның соңгы көннәре, төннәре аеруча кыйммәтле һәм кадерле.

Бер хәдистә  Аллаһның Илчесе (с.г.с.) болай ди: "Кадер кичен соңгы ун төннең так кичәсендә көтегез". Әмма бу кичәнең кайсы төндә икәнлеген беркем дә әйтә алмый. Шуның өчен  иң яхшысы - соңгы ун төнне мөмкин кадәр тырышлык белән гыйбадәттә үткәрү мөһим.

 

Әлһәмдүлиллаһ, 2024 елның сентябрь аенда Дүртөйле шәһәренең Чеверев урамындагы яңартылган «Әхәд» мәчете нигезендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде.

Ул эчтән дә, тыштан да балкып тора, заманча җиһазланган. Мәчетнең имам хатыйбы Хатиб Фатыйхов төзелешкә өлеш керткән мөселман кардәшләргә чиксез рәхмәтле.

- Мәчетне төзүдә бик күпләр ярдәм итте. Ике гаилә бишәр йөз мең иганә акчасы кертте. 200 мең, 150 мең, 50 мең сум бирүчеләр дә булды, - дип сөйләде ул.

Гыйбадәтханәнең ишекләре һәркемгә дә һәрвакыт ачык. Җомга намазларына егерме бишләп-утызлап кеше йөри, ил-көннәребезнең имин, тыныч булуын, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезнең тизрәк Җиңү белән кайтуын теләп догалар кылына.

Рамазан аеның һәр көнендә авыз ачтыру, ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Табыннар тулысынча уңган хатын-кызларыбыз Ирина Вәлиева, Рәйсә Сәлихҗанова, Җәүһәрия Галеева, Илүсә Гобәева һәм имам хатыйб Хатиб Фатыйховның хәләл җефете Нәфисә абыстай тырышлыгы белән әзерләнә. Мәҗлесләрнең иганәчесе - Вадим Ирек улы. Ифтардан соң  тәрәвих намазы, Коръән аятьләре укыла.

Рамазан ае – безне рухи яктан баетып, гыйбадәт белән шөгыльләнү өчен  мөмкинлекләр тәкъдим итә. Бу айның башы – рәхмәт, уртасы – гөнаһларны ярлыкау, ахыры исә уттан котылу белән бәйле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: "Аллаһы Тәгалә рамазан аенда ураза тотуны безгә фарыз кылды." Ураза тоту – Исламның биш баганасының берсе. Кичләрен тәравих намазларын укып, гыйбадәт кылу сөннәт булып тора.

Иганәчеләр, дин юлында халыкка хезмәт күрсәтүче мөслим-мөслимәләребез һәркайсы АллаҺы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешсен!

Ифтар мәҗлесләрененең берсендә Әфган сугышы ветераны, летчик Шамил Исламов үз башыннан кичкәннәре белән уртаклашты. Ул  һәр очыш алдыннан Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткән һәм, иншаллаһ, Аның рәхим-шәфкате белән һәрчак исән-имин урап кайткан.  Аллаһы Тәгалә, чын-чыннан, яклаучы һәм саклаучы!

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә: "Рамазан аен күргәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар бәйгә куела." Чын мөселманның рамазаннан өлеш аласы, гөнаһлардан, ут газабыннан, сугышлардан, йогышлы чирләрдән, бурычлардан, рәнҗеш, бәла- казалардан котыласы, бер гөнаһсыз сабыйлардай чистарынып каласы килә.

Рамазан аеның башы - рәхмәттер, уртасы - гөнаһларны ярлыкау, ахыры, соңгы ун көнлеге - уттан котылудыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: "Аллаһы Тәгалә рамазан аенда ураза тотуны безгә фарыз (мәҗбүр) кылды". Алар намаз уку, ураза тоту, зәкәт бирү, хаҗ кылу кебек - Исламның биш баганасы.

Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп ураза тоткан кешеләрнең барча гөнаһлары ярлыкана. Бу вакытта вафат булганнар өчен оҗмах ишекләре ачык була, һәм алар оҗмахлы булу бәхетенә ирешәләр. Рамазан – ризыгыбызның да киң булуын тәэмин итә. Әгәр бер кеше ураза тотучыны туйдырса, Аллаһы Тәгалә аның гөнаһын кичерер.

Рамазан ае – бердәмлек, ярдәмләшү һәм рухи яңарыш вакыты. Бу вакытта без бергә булып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә тырышыйк. Рамазанның изгелекләре безгә тынычлык, иминлек һәм бердәмлек алып килсен!

Мәчетләребез күңелләрне пакълау, сафландыу, туры юлга күндерү йөкләмәсен уңышлы үтәсен, халкыбызга иман нурларын сипсен!

Раушания Исхакова. Дүртөйле шәһәре.

Автор:
Читайте нас