

«АРГАМАК» 1983 елда Карл Маркс исемендәге колхоз базасында балалар ат спорты мәктәбе буларак ачылган. Комплексның эшчәнлек юнәлешләре: атлар үрчетү һәм ат спортын үстерү, ярышлар үткәрү, районкүләм, республика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу, балаларны һәм өлкәннәрне атта йөрергә өйрәтү. Шулай ук иппотерапия каралган. Атка атланып йөрү һәм хайваннар белән аралашу сәләмәтлеге чикле булган балалар һәм өлкәннәрне савыктыруда, аларны социаль адаптацияләүдә нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе булып та тора әле.
Биредә атта йөрергә өйрәнергә теләүчеләргә дә, тәҗрибәле җайдакларга да үз осталыгын үстерүдә ярдәм итүче тәҗрибәле тренерлар эшли, мастер- класслар да даими рәвештә оештырыла. Ә спортчылар, төрле дәрәҗәдәге ярышларда актив катнашып, призлы урыннар яулый.
8 гыйнвар көнне «Аргамак» ат спорты комплексы яңа 2026 ел сезонын «Ачык ишекләр көне» чарасы белән ачып җибәрде. Бу вакыйга актив ял тарафдарлары, атлар хакында күбрәк белергә теләгән һәрбер кеше өчен менә дигән мөмкинлек булды.
«Ачык ишекләр» көнендә кунаклар төрле токымлы атларны үз күзләре белән күрде, аларның үзенчәлекләре һәм тәрбиясе турында мәгълүмат алды.
Тәҗрибәле тренерлар атка атлану буенча мастер-класслар үткәрде, шул рәвешле һәркем өчен үзен җайдак ролендә сынап карау мөмкинлеге туды. Аннары атлар асрала торган биналар белән таныштырдылар. Ә манежда пониларда йөрү мөмкинчелеге бар иде.
Коллективта дуслык мохите хөкем сөрә, хезмәткәрләр һәрвакыт ярдәм итәргә һәм сорауларга җавап бирергә әзер. Комплекс гаилә яллары өчен дә, чаралар оештыру өчен дә бик отышлы урын. Шуңа күрә бу көнне дә гаиләләре белән килүчеләр күп иде.
«Аргамак»та «Ачык ишекләр көне» — ат спорты белән якыннанрак танышу һәм фикердәшләр белән аралашу өчен тулы мөмкинлек бирде. Бизәлгән атларда утырып йөрү кәефләрне күтәрде.
Балаларның каникул яллары вакытында шундый күркәм бәйрәм үткәргән комплекс директоры Ильшат Мәхмутовка һәм хезмәткәрләргә уңышлар телик.
Миңа да бәйрәмчә бизәлгән җигүле чаналарга утырып йөрү бәхете тиде. Кышкы юлдан атлар чаптыра... Карлы буран безгә юлдаш.
Яшь кучер бәләкәйдән хәтергә сеңеп калган Габдулла Тукайның шигырен искә төшерде. “Чаптыра атларны кучер, суккалап та, тарткалап...»
Дугадагы кыңгыраулар чыңына Әнгам ага Атнабаев сүзләренә язылган җыры белән Илфак абый Смаков “кушылды”:
«Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына,
Килер идем яшьлегемнән
Тик сине алып кына...»
Хатирәләр...
Искитмәле матур көн булды бу.
Раушания Исхакова, Дүртөйле шәһәре.