13 марта в Дюртюлях прошёл ВТОРОЙ ГОРОДСКОЙ «ЖЕНСКИЙ ИФТАР».
Идея провести большой городской женский ифтар принадлежит Эльмире Аглямовой. Она после знакомства в соцсетях с известным уфимским блогером, автором книг, специалистом по питанию, нутрициологом и врачом-эндокринологом Лианой Усаиновой решилась на это благое дело.
Лиана же сама уроженка этих мест. Проживала в городе Дюртюли, работала клинике "Ваш доктор". На приглашение Эльмиры приехать на встречу с дюртюлинскими мусульманками приняла сразу, охотно и радушно.
Вот тут и закипела работа!
Так, учительница начальных классов Лицея №2, которая месяц назад во второй раз стала мамой, Эльмира Аглямова и предприниматель-хозяйка бутика дизайнерской одежды для мусульманок Нелли Хабибуллина объединились в усилиях и занялись организацией женского ифтара.
Площадку для проведения в полюбившемся всеми горожанами кафе «Прованс» предоставила Алина Галиева. На призыв оказать финансовую поддержку откликнулись в Дюртюлях многие мусульманки и их семьи.
Организаторы мероприятия создали поистине волшебную атмосферу праздника. Большой женский ифтар в этом году собрал около 100 мусульманок. Это в два раза больше, чем в прошлом году.
Как правильно провести Уразу в Рамадан, правильный и полезный ифтар и сухур, духовная практика с наслаждением — эти и многие другие вопросы раскрыла спикер женского ифтара Лиана Усаинова.
Чтение Корана и дуа в тишине белого зеркального зала, яркая викторина с эмоциями и подарками, показ дизайнерской коллекции для невест на никах из бутика «Nelly Pashmina», трапеза-разговление постящимися финиками, водой, фруктами, вечерний намаз — всё прошло на высокой ноте.
Отрадно, что городской женский ифтар становится традицией и визитной карточкой города Дюртюли в месяц Уразы. С каждым разом растёт количество его гостей. Несомненно, такое мероприятие дает возможность с особой силой прочувствовать духовную высоту и силу, радостную атмосферу, благотворительное и объединяющее начало Рамадана.
Автор: Вилия Саитова
Аллаһның рәхмәте ае — безнең изге Рамазан
Дүртөйле шәһәре һәм Дүртөйле районы хатын-кызлары изге Рамазан аен һәм Ураза башлануны зур шатлык белән каршы алдылар. «Мирас» Җәмигъ мәчетендә һәм авыл мәхәлләләрендә оешкан төстә җанлы ифтарлар үткәрелә. Биредә үзебезнең мөселман хатын-кызлары өстәлләрне финиклар, җиләк-җимешләр, мили ризыклар белән бизиләр һәм бергә ураза тотучыларны ихлас каршы алалар.
Ә 13 март көнне исә икенче тапкыр шәһәрдә Хатын-кызлар ифтары узды.
Хатын-кызлар ифтарын үткәрү идеясе Эльмира Әгъләмовага социаль челтәрләрдә Уфаның танылган блогеры, китап авторы, туклану белгече, нутрициолог һәм эндокринолог Лиана Усаинова белән танышканнан соң килә.
Лиана Дүртөйле шәһәрендә яшәгән һәм «Сезнең доктор» клиникасында эшләгән ханым. Эльмираның Дүртөйле шәһәренә дин кардәш хатын-кызлар белән очрашуга чакыруына ул шунда ук, шатланып һәм ихлас рәвештә килергә ризалашкан. Шулай итеп 2нче санлы лицейда башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Әгъләмова һәм мөселман хатын-кызлары өчен дизайнер киемнәре бутигы хуҗабикәсе Нелли Хәбибуллина берләшеп гүзәл затлар ифтарын оештыру эшенә керештеләр.
Ифтар үткәрү өчен залны — күпләр яратып өлгергән «Прованс» кафесын Алина Галиева тәкъдим итте. Акчалата ярдәм күрсәтүне Дүртөйле шәһәренең күп кенә дин кардәш хатын-кызлары һәм аларның гаиләләре күтәреп алды.
Чараны оештыручылар чыннан да могҗизалы бәйрәм атмосферасы тудырдылар. Быелгы ифтар 100гә якын хатын-кызын җыйды. Бу узган елгыдан ике тапкырга күбрәк.
Рамазан аенда Уразаны ничек дөрес тотарга, ничек файдалы ифтар һәм сәхәр үткәрергә, рухи яктан белемнәргә ия булу турында ифтарны оештыручы Лиана Усаинова аңлатты.
Көзгеле ак залда, тынлыкта Коръән укылды һәм догалар яңгырады. Чарада викторинада катнашучылар өчен бүләкләр тапшырылды. «NellyPashmina» бутигыннан никах өчен кияү-кызлар киемнәрен коллекциясе күрсәтү, Ураза тотучылар өчен финиклар, су, җиләк-җимешләр белән ураза ачу, кичке намаз — барысы да Аллаһның рәхмәте белән югары нотада үтте.
Шәһәр хатын-кызлар ифтарының традициягә әверелүе һәм Дүртөйле шәһәре өчен визит карточкасы булуы куанычлы. Елдан-ел кунаклар саны арта. Шигебез юк, мондый чара рухи биеклекне һәм көчне, шатлыклы атмосфераны, Рамазан аеның изге һәм берләштерүче башлангычын аеруча көчле итеп тойган мөмкинлек бирә.
Автор: Вилия Сәитова
Мәкаләне тәрҗемә итте: Раушания Исхакова
Фотограф Зарипова Альмира Фиделевна
https://66af3e95aac391-54016669.gallery.photo/gallery/vtoroj-zenskij-iftar-13-03-2025/
ф